Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа бурычлар билгеләнде

Коррекция мәктәп-интернатта булган киңәшмәдә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Владимир Корнилов
Чарада катнашучылар башта мәктәп белән таныштылар. Спорт залы (бу вакытта "Күңелле стартлар" ярышы бара иде), уку класслары, остаханәләр, интернатның йокы корпусы, уен бүлмәләре, медицина кабинеты, ашханә - болар барысы да әйбәт тәэсир калдырды. Аеруча балаларга йорт хуҗалыгын алып бару күнекмәләре бирү кабинеты ошады.
Киңәшмә эше укучыларның кыскача чыгышы белән башланды, соңрак алар үзләренең укытучылары белән "Көн саен игелек кыл!" шигаре астында мәктәп гимнын башкардылар.
Мәктәп директоры Алексей Корчагин коллектив алдына куелган бурычларның ничек үтәлүе белән таныштырды. Мәктәптә республиканың сигез районыннан сәләмәтлекләре какшаган, опекунлыкка алынган, социаль яктан тотрыксыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 100 дән артык бала белем ала. Биредә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту беренче урынга куелган. Шуңа күрә сәламәтлек программасын тормышка ашыруга һәрчак зур игътибар бирелә. Мәсәлән, әлеге программа кысаларында 2013 елда мәктәпкә бронза дәрәҗәсе бирелгән. Коллективта яшь белгечләр җитәрлек.
Педагогларның барысы да үзләренең квалификацияләрен күтәрү өчен махсус курсларда укыйлар. Белем бирү процессында хезмәт тәрбиясе аерым урын били. Укучылар тегүчелек, столярлык эшен үзләштерәләр, авыл хуҗалыгы производствосында эшләргә өйрәнәләр. Аларның участогы район мәктәпләре арасында берничә тапкыр яхшы яктан билгеләп үтелгән. Балалар мәктәп питомнигында төрле агачлар да үстерәләр. Шунысы да куанычлы, мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе соңыннан укуларын үзебездәге техникумда дәвам итеп, төрле белгечлекләр алалар.
Мәктәп-интернат бинасына ремонт ясарга кирәк. Аны киләсе елда башлауны планлаштыралар.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, полиция бүлеге җитәкчесе Дмитрий Павлов, райондагы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев чыгыш ясадылар. Алар үзләре җитәкчелек иткән ведомостволарның эше турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе республикадагы хәлләрнең торышы, киләчәккә билгеләнгән планнар турында сөйләде, балаларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшләүче мәктәп коллективына рәхмәтен белдерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X