Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ул икенче әниләре кебек

Галина Ловчева ун елдан артык балалар бакчасында эшли. Кечкенәдән үк тәрбияче булырга хыялланган кыз мәктәптә укыган чакта ук җәйге ялга киткән тәрбиячеләр урынында эшләп торган.

Ирина Телицына

Кузнечиха балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада урнашкан. Быел монда капиталь ремонт ясаганнар, килеп керүгә яңа пластик тәрәзәләр, заманча җылыту батареялары күзгә ташлана. Уен бүлмәсе дә зәвык белән бизәлгән: уенчыклар махсус шкафта урын алган, балалар белән дәресләр үткәрү һәм ял итү урыннары ясап куелган. Нәниләр белән бергә ясаган кул эшләре дә аерым почмакка тезеп куелган.

Авылда балалар саны аз булганлыктан, төркемгә төрле яшьтәге нәниләр йөри. Аларның күбесе шәһәрдән дәү әти һәм дәү әниләре янына кайтучылар. Аларга тәрбиячеләре Галина Ивановна чын мәгънәдә икенче әни кебек.

Ул аларның сәламәтлегенә зур игътибар бирә, эшләргә, яшьтәшләре белән аралашырга, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. Мисаллар белән аңлатып биргәч, балаларга тагын да кызыклырак тоела.

Нәниләр күңеле бик сизгер була, тәрбияче апаларын алар яраталар, үзләренең кичерешләрен аның белән уртаклашалар. Иртүк килүгә кемдер чәчен үрдерә, икенчеләре яңалыклары белән уртаклаша, шул ук вакытта өен сагынып утыручыларны юата белергә дә кирәк. Галина Ивановна беркемне дә игътибарсыз калдырмый, тынычландыра белә, аңлата һәм юата. Көн саен нәниләр белән төрле чаралар үткәрә. Бергәләп рәсем ясыйлар, бәйрәмнәргә, мәктәпкә әзерләнәләр.

Балалар мәйданчыгында да, тәрәзә төпләрендә дә чәчәкләрнең, гөлләрнең күплеге күзгә бәрелеп тора. Монда да Галина Ивановна зур тырышлык куя. Үзе гөлләр яратканлыктан, балаларда шуны тәрбияләргә тырыша. Алар хәзердән үк инде гөлләрне яратып тәрбияләргә кирәклеген яхшы аңлыйлар, тәрбиячеләренә теләп ярдәм итәләр.

Галина Ивановна төрле конкурслардан да читтә калмый. Мәсәлән, язын ел тәрбиячеләренең район конкурсында катнашып, өченче урынга лаек булган. Призер булудан тыш, ул шәһәр тәрбиячеләреннән баллар буенча бик азга гына калышкан.

Галина Ивановна үз эшендә дә, тормышта да заманадан артта калмаска тырыша. Хәзерге вакытта читтән торып институтта белем ала, район семинарларын калдырмый, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнә. Шулай итеп, үз эшендә һәрвакыт яңа алымнар кертә, осталыгын камилләштерә.

Иң мөһиме - ул ата-аналар белән даими киңәшеп эшли. Кечкенә булсалар да һәр баланың үз холкы бар. Һәр бала гаиләдә үзенчә тәрбияләнә. Шуңа күрә тәҗрибәле тәрбияче боларның барысын да исәпкә алып эш итә. Һәр баланың сәләтен күрә белү һәм аны үстерүне ул беренче урынга куя. Хәтта балалар мәктәптә укый башлагач, укытучылары белән очрашып, бу турыда сөйләүне гадәткә керткән. Шулай итеп, укытучы алар белән индивидуаль эш итә ала.

Балалар бакчасы мәктәп, авыл Мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә тора, бергәләшеп кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештыралар.

Балалар бакчадан мәктәпкә укырга кергәч тә, Галина Ивановна аларның тормышы белән даими кызыксынып тора. Аның өчен аларның нинди һөнәр сайлавы да, тормышта үз юлларын табуы да зур әһәмияткә ия. Чөнки һәр балага җан җылысын биреп тәрбияләгән. Үз чиратында, инде буйга җиткән балалар да тәрбияче апаларын онытмыйча, әледән-әле кереп йөриләр.

Һәр иртәдә Галина Ивановна балалар бакчасына ашыга, чөнки яшьлегендә теләп сайлаган эшен әле дә ярата, аны күңел биреп башкара. Хезмәт юлында аңа уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев