Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар осталыкта ярыштылар

Район мәктәпләрен-нән ун укытучы үткән атнада " Ел укытучысы -2013" профессиональ осталык конкурсында катнашты, аның финалы 2нче шәһәр мәктәбендә үтте.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Конкурс егерменче тапкыр үткәрелсә дә, үзенең актуальлеген югалтмады. Укытучыларның бу һөнәри ярышын барысы да түземсезләнеп көтә. Чөнки һәр кешенең тормышы мәктәп һәм укытучылар белән аерылгысыз бәйләнгән.
Конкурсантлар ачык дәресләрдә, методик семинарларда, интернет-ресурсларда укытуның заманча процесслары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Болар барысы да беренче - читтән торып тапшырыла торган турга керде, монда шулай ук тиешле документлар тутырдылар һәм һәр укытучының эшчәнлеген ачарга ярдәм итүче папкалар ясап тапшырдылар. Җыелган балларга карап, биш кеше финалга чыкты. Аларга җитди имтихан тотарга кирәк иде, кыска гына вакыт эчендә мастер-класс үткәреп, укучыларны нәрсәгә булса да өйрәтү таләп ителде. Укучылар ролен коллегалары башкарды. Бирелгән теманың эчтәлеккә туры килүе, аны иҗади ачу, инновация алымнарын файдалана белү, "класста" уңай психологик климат булдыру һәм башка күп кенә таләпләрне үтәргә кирәк иде.
Санаторий мәктәп-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Миннәхмәтова туган көнгә багышланган дәресен чын бәйрәмгә әйләндерде. Укытуның кызыклы алымын кулланып, укытучы үз укучыларын сиздерми генә белем дөньясына алып керде, соңыннан котлап татарча җыр башкардылар. Аралашу тәмле ризыклар тулы өстәлдә чәй белән дәвам итте.
2нче Болгар урта мәктәбенең югары квалификацияле укытучысы Маргарита Пензинаның музыка дәресе дә бик җанлы барды. Ул һәр укучыга иҗади яктан ачылырга мөмкинлек бирде, аның дәресендә җырлап кына калмыйсың, биергә һәм импровизация ясарга да була.
Ә Бураково урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Заһирова Универсиадага килгән кунакларны кыска-кыска җөмләләр төзеп, татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышты. Ул аны гаҗәеп оста итеп үткәрде. Ким урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Лукашина үз дәресендә БДИга хәзерләнү темасын сайлаган. Ә Көек мәктәбенең математика укытучысы Нурзилә Садретдинова мәсьәлә чишүнең укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерүне күрсәтә алды.
Читтән күзәтеп торуы, әлбәттә, бик кызык булды, ләкин конкурста катнашучыларга бер дә җиңел булмады, алардан зур осталык соралды, каушап калмаска, үзеңне батыр тотарга, дәресне зур оешканлык белән алып барырга кирәк иде.
Гомумән алганда, алар үз алларына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәделәр, ә визит карточкалары безнең педагогларның осталыгын, укучыларга белем бирүдә бөтен сәләтләрен биреп эшләүләрен күрсәтте.
Санаторий һәм Ким мәктәпләренең үз укытучыларын яклап чыгыш ясаулары тамашачыларга аеруча ошады.
Инде хәбәр ителгәнчә, конкурста Надежда Лукашина җиңеп чыкты. Ул тиздән район данын республика дәрәҗәсендә якларга барачак. Аны бу җиңүе белән хезмәттәшләре, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев котлады һәм Мактау дипломы белән ун мең сумга сертификат тапшырды. Калган конкурсантларда үз номинацияләрендә лаеклы җиңү яуладылар.
Рәсемнәрдә: конкурста финалга чыгучылар (сулдан уңга) Маргарита Пензина, Румия Заһирова, Нурзилә Садретдинова, Гөлнур Миннәхмәтова; конкурста катнашучыларны Вероника Артюшина котлый; Ким һәм санаторий мәктәбе вәкилләре чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс