Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Укытучылар белем ала

Ике көн дәвамында 2нче Болгар урта мәктәбендә "EDUCARE" Сингапур проектын тормышка ашыру кысаларында фикер алышулар булды. Бу проект республика фән укытучыларның профессиональ үсеш системасын булдыруда мөһим адым булып тора. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инде ике елдан артык Сингапурның "EDUCARE" компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Бу нигездә республика мәктәпләрендә квалификацияне күтәрү...

Ике көн дәвамында 2нче Болгар урта мәктәбендә "EDUCARE" Сингапур проектын тормышка ашыру кысаларында фикер алышулар булды. Бу проект республика фән укытучыларның профессиональ үсеш системасын булдыруда мөһим адым булып тора.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инде ике елдан артык Сингапурның "EDUCARE" компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Бу нигездә республика мәктәпләрендә квалификацияне күтәрү һәм шәхси тьюторлык (баланың сәләтенә, мөмкинлекләренә карап белем бирү) системасын үстерүнең өч еллык бердәм программасы эшләнде. Алдан хәбәр иткәнчә, бу проект кысаларында Казан мәктәпләрендә муниципаль мәгариф идарәсе органы һәм мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре өчен фикер алышулар үткәрелде. Анда безнең районнан да бер төркем педагог катнашты.

Тренингларның максаты - укытучыларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм коллективта эшләү күнекмәләрен өйрәтү, аны киләчәктә белем бирү процессында куллана алырлык итү. Нәтиҗәдә бу белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.

Агымдагы елда 200 кешене укыту күздә тотыла. Бу юлы тренингларны тренерлар - Сингапур компаниясе вәкиле Ван Чин, шулай ук Казанда укып кайткан мәгълүмат-методика үзәге белгечләре Наталья Брыкалова белән Гөлназ Ходжиева үткәрде. Ван Чинга дәресләрне тәрҗемәче белән үткәрергә туры килде. Компания белем алучыларны методик әсбаплар белән дә тәэмин итә: укытучыларга китаплар бирелде.

Мәгълүмат-методика үзәкләре челтәренең мөмкинлекләрен кулланып, өч эл эчендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә һәр мәктәп укытучысына белем бирү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев