Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучы, остаз, киңәшче

Ким урта мәктәбе укытучысы Надежда Александровна Лукашина үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән дан казанды. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул биредә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Надежда Александровнага югары профессионализм, тапшырылган эшне зур җаваплылык хисе белән башкару кебек мөһим сыйфатлар хас. Педагог һәрдаим эзләнүләрдә, укытуның яңа, заманча...

Ким урта мәктәбе укытучысы Надежда Александровна Лукашина үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән дан казанды.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул биредә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Надежда Александровнага югары профессионализм, тапшырылган эшне зур җаваплылык хисе белән башкару кебек мөһим сыйфатлар хас. Педагог һәрдаим эзләнүләрдә, укытуның яңа, заманча алымнарын кулланырга тырыша. Аны ачык йөзле, игелекле булганы өчен ихтирам итәләр. Шуңа күрә "Ел укытучысы -2013" конкурсының район этабында җиңү яулавы очраклы хәл түгел. Район данын республика күләмендәге бәйгедә дә уңышлы яклады.

Мәктәп директоры Ирина Волева билгеләп үткәнчә, Надежда Александровнаның укучылары ел саен диярлек рус теле һәм әдәбияты буенча район конкурсында катнашып призлы урыннарны алалар, әлеге фәннәр буенча республика олимпиадаларында да район данын яклыйлар. Моннан тыш, аның укучылары ел саен "Иң яхшы укучы", төрле темаларга иншалар язу буенча район конкурсларында җиңү яулыйлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә бик теләп катнашалар.

Тагын шунысын әйтергә кирәк, аның укучылары елның-елында БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелгәндә рус теле һәм әдәбияты буенча районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Әйтик, 2011 елда бердәм дәүләт имтиханында уртача балл 70 булса, 2012 елда-74, 2013 елда 66,2 балл тупладылар. Бу уртача республика күрсәткеченнән дә югарырак. Уйлап карасаң, әлеге саннар артында укытучының никадәр зур хезмәте ята.

Надежда Александровнаның коллективта да абруе зур. Аның фикеренә укучылар да, укытучылар да һәрвакыт колак сала. Ул укучылар коллективының менә дигән оештыручысы да. Аның классы активлыгы белән аерылып тора, гомумән, мәктәптә уздырылучы чараларда гел башлап йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев