Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәләр

Кадетлар мәктәп-интернатында яхшы укыган һәм класстан тыш эшләрдә актив катнашкан укучылар аз түгел. Никита Золов шундый укучыларның берсе.

Марина Зайцева
Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең алтынчы классында укыганда ул ныклы бер карарга килеп, кадетлар мәктәбенә күчәргә була. Нигездә күп кенә малайлар кебек, аны да армия тормышы белән бәйле хәлләр күбрәк кызыксындырды. Ниһаять, шәһәрдә кадетлар мәктәбе ачылу белән хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге дә туа. Биредә үз-үзеңне чыныктыру өчен хәрби әзерлеккә, физкультурага зур урын бирелә. Программада каралган бу дәресләр укучыларда сәламәт тормыш алып бару күнекмәләре, түземлелек сыйфатлары тәрбияли.
Укытучылар сүзенә караганда, Никита Золов беренче көннәрдән үк пөхтәлеге, җаваплылыгы, тәртипле булуы белән башкалардан аерылып тора. Кушылган һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы һәрвакыт куелган максатына ирешергә ярдәм итә.
Иң мөһиме - ул беренче көннәрдән үк бик яхшы билгеләренә генә укый, көндәлегендә дә гел бишле билгеләре генә була. Шуңа күрә кадетлар мәктәп-интернатының яңа бинасын ачу тантанасында да кызыл лентаны кисү хокукы аңа бирелә.
Ул хәзер дә тырышып укый һәм барлык фәннәрдән яхшы өлгерә. Дәресләргә әзерләнгәндә кирәкле мәгълүматларны табу өчен төрле сүзлекләрдән, китаплардан файдалана, Интернеттан таба. Рус һәм чит ил язучыларының фәнни-популяр, философик әсәрләре аның өстәл китабына әйләнә. Үзе өчен файдалы дип санаган фантастик әсәрләрне дә ул яратып укый.
Өлкән классларда туган як тарихы белән мавыга башлый. Борынгы Болгар тарихы турында күбрәк белү өчен үткән җәйдә археологик казу эшләрендә дә катнаша. Ай ярым эшләп, үзе өчен бик күп кызыклы мәгълүматлар ала һәм шактый акча эшли.
Мәктәптә физкультура дәресләрен аеруча көтеп ала. Җиңел атлетика буенча барлык нормативларны уңышлы үти. Автоматны тиз арада сүтеп җыярга өйрәнә. Шуңа күрә мәктәптә, районда һәм республикада үткәрелгән ярышларның берсен дә калдырмый, катнашып бара.
Үткән ел Мәскәүдә үткәрелгән "Россия призывниклары" хәрби-спорт спартакиадасында катнашуы онытылмаслык булып истә кала. Командирлары Евгений Кураев җитәкчелегендәге бу җаваплы ярышларда аннан башка Валентина Яковлева һәм Евгений Волковлар катнаша. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең егетләр Россиянең 175 мәктәп вәкилләре арасында иң яхшы беренче бишлеккә керәләр. Ватаныбыз башкаласы буенча үткәрелгән күпсанлы экскурсияләрне әле дә сагынып искә алалар.
Мәктәпнең җыелма командасы төрле урыннарда үткәрелгән чараларда актив катнаша. Мәсәлән, ел саен кадетлар республика күләмендә "Аврора" дигән наркотикларга каршы проектта катнашалар һәм һәрвакыт яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.
Ярдәмчел, тәртипле, эшчән мондый егет белән кайсы әти-әни генә горурланмый икән. Өйдә ул ышанычлы булышчы, ватылган техниканы ремонтлау аның өчен берни тормый. Бакча казуны әйткән дә юк. Соңгы елларда, әтисе вахта алымы белән Себердә эшли башлагач, йорттагы эш-мәшәкатьләрне ул башкара. Сөйләшкәндә үзенең начар гадәтләргә өйрәнмәвен аерым бер горурлык белән тыйнак кына әйтеп куйды, хәтта тартмый да икән. Яшьләр арасында хәзер мондый егетләр бик аздыр инде ул.
Быел кадетлар мәктәбен тәмамларга җыенучы егетнең киләчәккә нинди планнары бар икән?
- Минем югары белем аласым килә, - диде Никита. - Шуңа күрә бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнәм. Бу уңайдан мәктәбебез укытучыларына, командирыбыз Евгений Юрьевич Кураевка зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар безгә төпле белем бирәләр, физик яктан чыныктырып чыгаралар. Болар барысы да киләчәккә ышанычлы юлдаш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев