Шәһәрдәге беренче мәктәп базасында әнә шундый исем белән чит телләрне өйрәнүчеләрнең традицион фестивале үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - фәннәрнең статусын күтәрү, укучыларда чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау, башка халыкларның мәдәни мирасына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Фестивальдә район мәктәпләреннән 100 гә якын укучы катнашты. "Яраткан шигырь" номинациясендә (2-4 сыйныфлар) Иске Рәҗәп мәктәбеннән Алия Сәмигуллина беренче урынга чыкты. Призерлар арасында шулай ук Кузнечихадан Сергей Удалов белән Иске Рәҗәптән Ландыш Вилданова да бар иде.
5-8 сыйныф укучылары жюри игътибарына инглиз һәм немец телләрендә җыр тәкъдим иттеләр. Җырны башкарганда ил турында да кыскача гына сөйләделәр. Биредә иң яхшы булып шәһәрдәге беренче мәктәптән Оксана Миронова (Марина Курзаева) танылды. Икенче һәм өченче урыннарны чагыштырмача Болгардагы 1 нче мәктәп һәм санаторий мәктәп-интернатның "Сыйныфташлар" вокаль группалары бүлеште. Өлкән сыйныф укучылары исә өйрәнелүче тел илләре язучылары әсәрләре мотивларына нигезләнеп театраль сюжетлар әзерләгән. Беренче урынга Өчкүл мәктәбе коллективы чыкты.
Икенче һәм өченче урыннарга Никольск һәм санаторий мәктәп коллективлары лаек булды.
Фестивальдә катнашучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев