2013 елның 29 июнендә расланган карарга төзәтмәләр кертелде.
Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер укучылар салкын көннәрдә мәктәпкә җылы джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Төп таләп – алар ачык төстә булмаска тиеш. Карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Бу хакта Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, укучыларга мәктәпкә буй-буй һәм шакмаклы киемнән йөрергә рөхсәт ителә.
Укучылар киемнәренең фасонын һәм төсен хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары билгеләячәк, диелгән карарда.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев