Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Танып булмаслык үзгәрде...

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән.

Иң мөһиме - бинаның түбәсе ябылган. Профнастилдан ясалган түбә мәктәпкә бөтенләй икенче төс биргән. Искесе бик тузган булып, һәрвакыт яңгыр үтеп аптыраткан.
Мәктәпнең тәрәзәләре һәм ишекләре тулысынча пластикка алыштырылган.
Подвалдагы канализация һәм су үткәрү системасының торышы да җитәкчелекне борчып килде. Ремонт барышында бу коммуникацияләр дә алыштырылды.
Хәзер мәктәпнең актлар залын да танырлык түгел, ә коридорлар ремонттан соң тагын да зураеп киткән кебек.
Бу эшләрнең барысы өчен дә республика бюджетыннан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелде, тагын җирле бюджеттан да акча каралган иде. Бу эштә "Спасагрострой" һәм "СанТехмонтаж" оешмасы эшчеләре зур тырышлык куйдылар. Мәктәп директоры Надежда Илдарханова сүзләренә караганда, ремонтчылар эшне билгеләнгән срокта, яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар, хуҗалар киңәшен дә тыңлап эшләделәр.
Коллектив үзе дә читтә калмады. Класс бүлмәләрен үзләренә ремонтларга туры килде. Монда ата-аналар зур ярдәм күрсәтте, чөнки алар үз балаларының чиста, матур классларда гына укуларын телиләр. Кыскасы, бу мөһим эштә һәр кеше үзеннән зур өлеш кертте һәм уртак тырышлык юкка булмады. Уку елы башланып, үз классларына кергәч, укучыларның да, укытучыларның да күңелләре күтәрелеп, яңа көч белән укырга тотынырлар дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: мәктәпне танырлык түгел.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт