Студентларга дипломнар тапшырдылар
Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлаучыларга тантаналы шартларда дипломнар тапшырдылар.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Быел техникумның кунакханә сервисы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы буенча белгечләр әзерләүче бүлекләрен алтмыш өч студент тәмамлады. Аларның кураторлары Юлия Маркарян, Ринат Петряев, Марина Шмырина һәм Павел Рачков иде.
Дипломнарны тапшыру тантанасы Болгар музей-тыюлыгының фестиваль-вакыйгалар комплексында узды. Берсеннән-берсе матуррак киенгән кызлар һәм егетләр, күңелләрне җилкендерә торган җыр-музыка бәйрәмгә үзенчә ямь өстәде. Техникум тәмамлаучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, “Сувар Б” җәмгыяте җитәкчесе Арутюн Багдасарян, “Спас оптторг” берләшмәсе вәкилләре сәламләде. Алар егетләр һәм кызларга алда торган хыял-максатка ирешүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.
Шунысы куанычлы, быел өч студент кыз техникумны “яхшы” билгеләренә генә бетергән өчен кызыл дипломнар алдылар. Аерым алганда, мондый документларны кунакханә сервисы бүлегендә укыган Дарья Марюхова, Кристина Мещанина һәм Дарья Севастьяновага тапшырдылар. Җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Даша Севастьянова әле тагын Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.
Укуда, спортта һәм җәмәгать тормышында үрнәк күрсәткән студентлар шулай ук Мактау грамоталары һәм сертификатларга лаек булдылар.
Дипломлы белгечләрне ата-аналар исеменнән Ирина Севастьянова һәм Ольга Копцева котлады. Тырыш, уңган-булган кызлар тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга техникум администрациясе һәм педагогик коллективның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
– Бу минем әле беренче генә чыгарылыш, – ди дулкынлану хисләрен тыя алмыйча “Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе” белгечлеге буенча укыткан Марина Шмырина. – Миңа алар үз балаларым кебек якын һәм кадерле булды...
Кулларына диплом тоткан шат йөзле егетләр һәм кызлар директорга, укытучыларга, мастерлар һәм кураторлар, әти-әниләренә ихластан рәхмәт әйттеләр.
Бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә Дарья Севастьянова, Ксения Пензина, Светлана Куликова башкаруында дәртле җырлар яңгырады.
...Алда дипломлы белгечләрне “тормыш” дип аталган зур һәм озын юл көтә. Бу юлда һәркемгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев