Спас укучылары “Сәләт” форумында катнашты
Мәгариф

Спас укучылары “Сәләт” форумында катнашты

Халыкара яшьләр форумы Биләрдә узды.

4 августтан 8 августка кадәр Балалар иҗат йортының “Спас доброволецлары” берләшмәсе укучылары “Сәләт” XI Халыкара яшьләр форумының алтынчы сменасында катнашты. Традиция буенча, смена Биләр тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә оештырылды.

Спас район командасы составына Сафина Абдуллаева, Яна Черняева, Анастасия һәм Кирилл Широковлар керде.

Чираттагы смена Россия укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылды һәм лидер сыйфатларын, проект һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә багышланды.

Смена программасы кысаларында фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес өлкәсендә лидерлардан төрле мастер-класслар һәм сессияләр үткәрелде.


Нет комментариев