Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәхнәдә – “Болгар таңнары”

Моннан берничә ел элек район Мәдәният йорты каршында оешкан “Болгар таңнары” үзешчәннәр коллективы шәһәрлеләргә үзенең иҗат отчетын тәкъдим итте.

Бу ансамбль үзенең чыгышлары белән спаслыларны гына түгел, шулай ук күршеләребез – Әлки һәм Алексеевск районнары авылларында яшәүчеләрне дә шатландырырга өлгерде. Алар сәхнәгә һәрвакыт яңа программа белән чыга, репертуарга узган елларда популяр булган әсәрләр белән бергә, бүген еш яңгырый торган җырларны да кертәләр.
Бу юлы да “Болгар таңнары” тамашачыларга төрле җырлар тәкъдим итте. Тамашачылар Айрат Беляев, Сарыйм Насыйбуллин, Зифа Хәйретдинова, Эльза Салихова, Гөлнәфис Сафина, Гөлсәрия Абдрахманова, Рәшидә Шәрипова, Земфирә Галиуллина, Рузания Низамова һәм башкаларның чыгышын алкышларга күмделәр. Шаян сәхнә күренешләре, дәртле биюләр дә концерт программасына ямь өстәде.
–Ретро-җырларны тыңлаганда ирексездән яшьлек елларын искә төшерәсең, – диде үзешчәннәргә һәм залдагы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Сез үзегезне талантлы иҗат коллективы итеп күрсәтә алдыгыз, осталыгыгызга һәркем соклана. Тамашачылар чыгышларыгызны көтеп ала. Киләчәктә дә сынатмагыз!
Концертка килүчеләр үзешчән башкаручыларга яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев