Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сафта йөрү һәм җыр конкурсы

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы традицион сафларда йөрү һәм җыр смотры белән төгәлләнде.

Смотр 1нче шәһәр мәктәбе базасында үтте, анда 13 гомумбелем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Кунакларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сәламләде.
Таләпчән жюри биш баллы система буенча ничек киенү, сафта тору дисциплинасына, бердәмлеккә, командирның гамәлләренә, аның командасын үтәүгә, җырлар башкаруга бәя бирде. Нәтиҗәдә беренче урынга Ким укучылары (ОБЖ укытучысы Борис Андриянов) чыкты, икенче урынны - 1нче мәктәп егетләре-кызлары (Сергей Гордеев), өченче урынны Валентин Ашмарин җитәкчелегендә Полянка командасы алды.
Призерларга мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды. Антоновка урта мәктәбе - җырны иң яхшы башкаручы, ә Иске Рәҗәптән Альберт Минтаһиров иң яхшы командир дип табылдылар һәм алар Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Кадет мәктәбенең командир-тәрбиячесе Сергей Ярошевич взводына - күрсәтмә чыгышлары, ә коррекция мәктәбе командасына җиңүгә омтылуы өчен мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәсемдә: конкурста җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев