Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Республика этабында чыгыш ясый

Бу сүзләрне мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында катнашучы һәр педагогка карата кулланырга була.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Бу конкурс талантлы педагогларны табу һәм аларның иҗади сәләтен үстерү, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә. Финалга җиткәнче, конкурста катнашучыларга ярышның берничә этабын үтәргә туры килде. Алар мастер-класслар, башка бакчадагы балалар белән ачык дәресләр үткәрделәр, эссе яздылар. Моның өчен бар булган фантазияне, иҗади сәләтне, сабырлыкны эшкә җигәргә туры килде, чөнки тәрбияче һөнәре кешедән нәкъ шундый сыйфатларны таләп итә.
Нәтиҗәдә финалда конкурста катнашкан дүрт кеше көч сынашты. Аларга тагын да күбрәк балл җыю өчен визит карточкасын күрсәтергә һәм иҗади чыгыш ясарга туры килде. Бу эшне башкалардан уңышлы башкарып, "Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Избранова абсолют җиңүче дип табылды. Елена Федоровнаның педагоглык стажы зур булмаса да, осталыгына игътибар иттеләр. Тәрбияченең үз эшен яратып башкаруы әллә каян сизелеп торды. Хәзер ул конкурсның республика этабында район данын якларга тиеш.
"Колосок" балалар бакчасыннан беренче категорияле тәрбияче Вера Осинцеваның да чыгышы игътибарны җәлеп итәрлек булды. Аларны яклап, көч биреп торучылар да тырышлыкларын кызганмадылар. Хезмәттәшләреннән башка сәхнәгә балалар да, аларның әниләре дә чыкты. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Кузнечиха һәм Гөлеш балалар бакчасы тәрбиячеләре Галина Ловчева белән Наталья Спирчагова алардан азга гына калыштылар.
Нәниләрнең сәхнәдә чыгыш ясаулары бигрәк тә җылы тәэсир калдырды. Үзләренең самимилекләре, җыр һәм биюләре белән алар бәйрәм үткәрелгән санаторий мәктәбендә җылы атмосфера тудырдылар.
Конкурс җиңүчесенә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин диплом һәм биш мең сумлык сертификат тапшырды, ә профсоз оешмасы аны "Валерий Чкалов" теплоходында Идел буенча сәяхәткә юллама белән бүләкләде.
Финалга чыгучыларга шулай ук грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Рәсемнәрдә: Елена Избранова (өстә); (сулдан уңга) Вера Осинцева, Наталья Спирчагова, Галина Ловчева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев