Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагог һөнәренә тугры калалар

Кадет интернат-мәктәбеннән Александр Кузовкин җәмәгать тәрбиячеләре конкурсының район этабында җиңүче дип табылды.

Ирина Телицына
Инде традициягә әверелгән бу конкурс быел Полянка мәдәният йортында үтте. Дүртенче тапкыр авыр чакта ярдәм кулы сузарга, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәргә сәләтле иң яхшы остазны билгеләү өчен педагоглар, укучылар, кунаклар җыелды. Җиңүчедән тыш, конкурста Спас тармак технологияләре техникумыннан һәм беренче мәктәптән Валентина Терехина белән Ольга Егорова да катнаштылар. Конкурсантларга программаның дүрт төрендә үзләренең барлык иҗади мөмкинлекләрен ачып күрсәтергә кирәк булды.
Конкурс визит карточкасы - үз-үзенә презентация ясау белән башланып китте. Бу конкурста кыскача, шул ук вакытта бик ачык та итеп педагог үзе һәм эше турында сөйләргә тиеш булды. Аерым алганда, Ольга Егорова әйләнә-тирәдәгеләрне җан җылысы белән җылытырга тырыша, утыз ел хезмәт стажы булган Валентина Терехина исә беренче урынга бер-береңә хөрмәт хисен һәм укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшүне куя икән. Ә Александр Кузовкин балаларны күбесенчә үз үрнәгендә тәрбияли. Хәзер инде Александр Николаевич икенче баланы шефлыкка алган. Беренче укучысы кадет мәктәбен тәмамлап, тармак технологияләре техникумына укырга кергән. Педагог аның уңышлары өчен шатланып туя алмый.
Аннары конкурста катнашучылар стандарт булмаган педагогик хәлдән чыгу юлын эзләделәр һәм балигъ булмаган яшүсмерне реабилитацияләү буенча шәхси программалар төзеделәр. Аларда хокук бозуларга профилактика ясау буенча эш формалары һәм ысуллары ачык чагылдырылган иде. Иң ахырдан булып үткәрелгән "Минем хобби" иҗади конкурсы остазларның һәр яктан өлгер шәхесләр икәнен тагын бер кат дәлилләде. Ольга Павловнаның мавыгулары бик күп, көн буена буш вакыты булмый диярлек. Ул тегә дә, бәйли дә, кош-кортны карарга да өлгерә. Боларның барысы да видеофильмда күрсәтелде, шулай да Ольга Павловна өчен иң яраткан шөгыле - эше икәне ассызыклап үтелде. Ул үзе укып чыккан мәктәптә белем бирә икән.
Матурлыкка мөкиббән булган Валентина Александровна бүлмә гөлләрен үстерү белән әле күптән түгел генә мавыга башлаган. Александр Николаевич исә спорт белән актив шөгыльләнә, йорт куяннары үрчетә, балыкка йөри, шулай ук умартачылык белән шөгыльләнә. "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә - егерме ике сменада, "Аргамак"та берничә сменада тәрбияче булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Шушы уңышларын исәпкә алып, жюри конкурсантлар арасында иң лаеклысын билгеләргә тиеш иде. Бу бер дә җиңел булмады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, судьялар коллегиясе рәисе Елена Афоньшина билгеләп үтүенчә, һәр остаз үзенең эше өчен бары тик мактауга гына лаек. Ул барысына да дипломнар тапшырды.
Полянка мәктәбе укучылары Ирина Орлова һәм Олеся Шевченко тамашачыларга үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев