Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Онытылмас очрашу кичәләре

    Февральнең беренче шимбәсендә шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләрендә традицион очрашу кичәләре булды. Мондый чаралар һәрвакыт мәктәп елларын, укытучылар турында хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә, элеккеге укучылары авыр хезмәтләре өчен укытучыларга һәрвакыт чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Бәйрәмне оештыручылар кичәгә килүчеләр өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы хәзерләгәннәр. Элекке укучылар да бу эштән читтә...

    Февральнең беренче шимбәсендә шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләрендә традицион очрашу кичәләре булды.
    Мондый чаралар һәрвакыт мәктәп елларын, укытучылар турында хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә, элеккеге укучылары авыр хезмәтләре өчен укытучыларга һәрвакыт чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Бәйрәмне оештыручылар кичәгә килүчеләр өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы хәзерләгәннәр. Элекке укучылар да бу эштән читтә калмаган. Мәсәлән, беренче мәктәпне 1998 елда тәмамлаган һәм хәзер Казанда яшәүче Владимир Ракитов мәктәпкә тегү машинасы бүләк иткән. Технология кабинеты өчен бу бүләк бик кирәк булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: