Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре бара: 105 егет һәм кыз быел урта белем турында аттестат алды.
Лидия Кострулева
Мәктәп белән саубуллашу һәрвакыт шатлыклы да, бераз ямансу да була. Аңа хәзерләнәләр, аны көтеп алалар. ЕГЭ кебек катлаулы йомгаклау имтиханнарын тапшыру һәр укучыдан гаять зур тырышлык һәм хәзерлек таләп итә. Шуңа күрә укучылар мөстәкыйль тормышка беренче адымны-чыгарылыш кичәсен көтеп алалар. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә бу бәйрәмне үзенчәлекле сценарий буенча хәзерләделәр.
Быел бу мәктәпне 27 укучы тәмамлады, шуларның унысы аерым үрнәктәге аттестатлар алдылар, ә район буенча мәктәпне тәмамлаучы 14 укучыга медальләр тапшырылды.
- Мин бер чыгарылышта шулкадәр медальләр тапшырылган бер генә мәктәпне дә хәтерләмим,-диде бәйрәмгә килгән кунаклар алдында чыгыш ясаган 2нче мәктәп директоры Людмила Борюшкина. - Бу укучыларның да, укытучыларның һәм мәктәпнең зур тырышлыгы һәм уңышы...
Хәзер укучылар алдында тагын да зуррак бурычлар тора-ялгышмыйча, күңелең теләгән һөнәрне сайларга һәм укырга кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев укучыларга медальләр тапшырып, киләчәктә зур уңышлар теләде. Менә алар, медальгә лаек булган укучылар: Рузалия Сәләховага, Анастасия Егоровага, Ксения Перепечёновага, Гөлнара Сабировага, Константин Сосипатровка - алтын, Ольга Егоровага, Денис Журавлевка, Сергей Герасимовка, Елена Романовага, Павел Сергеевка көмеш медальләр тапшырылды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин укучыларны җылы котлады һәм аларның кайберләренә аттестатлар белән бергә аерым фәннәрне өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары тапшырды.
1нче мәктәптән Станислав Лаврентьев һәм Анастасия Андриянова, Ким урта мәктәбеннән Светлана Нестерова белән Валерия Охотниковалар да мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар.
...Сценарие дәвам итә. «Өмет» дигән корабль «йөзүен» дәвам итә, хәзер аңа пиратлар да, беркем дә киртә түгел. Аның бортына, ягъни актлар залы сәхнәсенә мәктәпне тәмамлаучыларның беренче укытучылары - Ольга Егорова, Галина Садилина, Светлана Мишенькина күтәрелә. Ата-аналар исеменнән аларны Юлия Мулинова һәм класс җитәкчеләре Ольга Выжленкова котлый. Алар барысы да укучыларга киләчәк тормышларында уңышлар, куелган максатка ирешүләрен, хыялларының тормышка ашуын теләделәр. Чыгыш ясаучыларның берсе:
«Тормышта бары тик яхшылык кылырга тырышыгыз, сезнең белән горурланырлык булсын!» -диде. Кичәдә бу иң яхшы теләкләрнең берсе булгандыр. Беренче класстан ук мәктәп сукмагыннан ышанычлы остазлар җитәкчелегендә нык атлап, алар олы юлга чыктылар...
Рәсемнә: Болгардагы 2нче урта мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучылар үзләренең сыйныф җитәкчесе һәм мәктәп директоры белән.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Өстәмә фотомәгълүмәтләр белән www.spas.rt.ru сайтыннан танышырга була.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев