“Наркотикларсыз тормыш"
Айлык кысаларында Ким урта мәктәбендә әнә шундый исем астында эчтәлекле тематик чаралар үткәрелде. Китапханәдә "Скажи жизни - да!" дигән күргәзмә ачылды. 7-11 класс укучылары арасында оештырылган листовкалар конкурсында Вероника Филиппова, Татьяна Баранова һәм Артем Салмин җиңүче дип табылдылар. Балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Елена Афонина һәм район прокуроры урынбасары...
Айлык кысаларында Ким урта мәктәбендә әнә шундый исем астында эчтәлекле тематик чаралар үткәрелде.
Китапханәдә "Скажи жизни - да!" дигән күргәзмә ачылды. 7-11 класс укучылары арасында оештырылган листовкалар конкурсында Вероника Филиппова, Татьяна Баранова һәм Артем Салмин җиңүче дип табылдылар.
Балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Елена Афонина һәм район прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев белән хокук мәсьәләләренә кагылган очрашу да кызыклы үтте. Класс җитәкчеләренең методик киңәшмәсендә, әңгәмәләр барышында да сүз наркомания афәтенә профилактика ясау турында барды.
Анкеталаштыру нәтиҗәләре Ким укучыларының наркотикларга каршы булуын, сәламәт яшәү рәвешен хуплауларын, спорт секцияләрендә шөгыльләнүләрен күрсәтте. Мәктәп кроссында да алар актив катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев