Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәптә 2012 ел нәтиҗәләре

Рамил Әхтәмов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2013 елның 25 гыйнварында Тукай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды, монда үткән уку елына нәтиҗә ясалды. Җыелышта ата- аналар, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашты, Җыелышны мәктәп директоры Нигъмәтуллин Азат Нурислам улы ачты. Ул 2012 елда мәктәптә башкарылган эшләрне анализлап, туклану, материаль-техник база, ремонт...

Рамил Әхтәмов,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2013 елның 25 гыйнварында Тукай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды, монда үткән уку елына нәтиҗә ясалды. Җыелышта ата- аналар, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашты, Җыелышны мәктәп директоры Нигъмәтуллин Азат Нурислам улы ачты.
Ул 2012 елда мәктәптә башкарылган эшләрне анализлап, туклану, материаль-техник база, ремонт мәсьәләләре турында сөйләде. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча сүзне директор урынбасары Әхтәмов Рамил Фансаф улы дәвам итте.Үз чиратында ул мәктәпнең укыту-тәрбия эшенә анализ ясады. Шулай ук укучыларның өлгереше, уку-укыту программалары, түгәрәкләр эше, гомуммәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турында сөйләде.Тукай балалар бакчасы мөдире Сәгъдиева Гөлназ Касыйм кызы балалар бакчасындагы еллык эш белән таныштырды.
Җыелышта укытуга Федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) турында да җентекле сүз барды.
Докладны башлангыч сыйныф укытучысы Нигъмәтуллина Люция Самат кызы укыды.
Җыелышта район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Закирова Рушания Ризван кызы, муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Демьянов Евгений Анатольевич, Ким авылы җирлеге башлыгы Гыйсмәтов Равил Гариф улы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Ким авыл җирлеге башлыгы Р. Гыйсмәтов Тукай авылында башкарылган эшләр турында сөйләде. Ата-аналарны бигрәк тә авылыбызда 2013 елда асфальт юл салыначагы турындагы хәбәр шатландырды. Чыгыш ясаучыларның һәрбер сүзе презентацияләр белән үрелеп барылды. Ата-аналарны, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективын җыелыш шактый яңалыклар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев