Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәмәгать тәрбиячесе –һәр яктан үрнәк кеше

Кадет мәктәп- интернат укытучысы Олег Кузнецов җәмәгать тәрбиячеләренең район конкурсында җиңеп чыкты.

Ирина Телицына

Бу конкурс балигъ булмаганнар эше буенча комиссия тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә. Ул җәмәгатьчелекне үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә тарту һәм балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Конкурста катнашучыларның һәрберсендә тормышта авыр хәлдә калган балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Нәкъ менә өлкән остазлар балаларга дөрес юл сайлауда таяныч булырга тиеш. Алар бу юнәлештә уңышлы эшлиләр, чөнки һәр җәмәгать тәрбиячесе үз программасын эшләгән, индивидуаль план нигезендә үз идеяләрен тормышка ашыра.

Визит карточкаларында аларның һәрберсе үз максатларын күрсәттеләр. Мәсәлән, 1нче шәһәр мәктәбенең социаль педагогы һәм башлангыч класслар укытучысы Маргарита Волкова җәмәгать эшчәнлегендә үзенең төп девизы итеп балага үз көченә ышаныч тәрбияләүне ала. Ә моның өчен өлкәннәрнең балаларны якларга теләве, вәгъдәсендә торуы һәм сәламәт тормыш алып баруы кирәк. Командир-тәрбияче Олег Кузнецов кадетлар өчен һәр яктан үрнәк булырга тырыша. 2нче мәктәпнең технология укытучысы Дмитрий Никиташин иң мөһиме -куелган максатка ирешү дип саный.

Конкурста катнашучыларга шулай ук кайбер башка биремнәрне дә үтәргә туры килде. Үзләренең индивидуаль планнарын яклау да мавыктыргыч килеп чыкты. Биредә Олег Кузнецов укучысының чыгышын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Ул строевой әзерлек алымнарын, автоматны сүтеп җыю осталыгын күрсәтте.

Конкурсның йомгаклау этабы һәр кешедә зур кызыксыну уятты, чөнки аларның һәрберсе үзләренең ниләр белән мавыгуын күрсәтергә тиеш иде. Олег Кузнецов балык тоту һәм туризм белән мавыга, Дмитрий Никиташинны техника конструкторы дияргә була, умарта тота - гомуми зачетта аңа икенче урын бирелде. Өченче урында 1нче мәктәптән Маргарита Волкова. Аның кабинетында төрле үсемлекләрнең алтмыштан артык төре бар.

Ул бик мавыгып чәчәкләр үстерә. Бу педагоглар үз укучыларын да төрле эшләр белән кызыксындыра беләләр һәм шуның белән аларга дөрес юлга басарга ярдәм итәләр.

Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина конкурста катнашуларга рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать тәрбиячеләре район конкурсы