Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кошлар турында кайгыртып

    Бураково урта мәктәбенең 1 һәм 2 класс укучылары Алексей Иванов белән Варвары Баринованың эшләре конкурска тәкъдим ителгән унике җимлек арасыннан иң яхшылары дип табылды. Конкурс "Һәр кошка - берәр җимлек" акциясе кысаларында уздырылды. Укучылар бу чарада актив катнаштылар. Алексей, мәсәлән, җимлекне кабактан ясаган. Шунысын әйтергә кирәк, җим беткән очракта, кошлар...

    Бураково урта мәктәбенең 1 һәм 2 класс укучылары Алексей Иванов белән Варвары Баринованың эшләре конкурска тәкъдим ителгән унике җимлек арасыннан иң яхшылары дип табылды.
    Конкурс "Һәр кошка - берәр җимлек" акциясе кысаларында уздырылды. Укучылар бу чарада актив катнаштылар. Алексей, мәсәлән, җимлекне кабактан ясаган. Шунысын әйтергә кирәк, җим беткән очракта, кошлар кабакны чукып ашый башлыйлар.
    Варвара исә җимлекне катыргы тартмадан, сок шешәсе һәм агачтан ясаган. Икенче класс укучысы Виктория Кадыйрованың җимлегенә дә югары бәя бирелде. Башка укучылар да сынатмаска тырышканнар.
    Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 класс укучысы Марсель Шаһиев кошлар турында иң күп кайгыртучы укучы булып танылды. Балалар җимлекләрне йорт яннарындагы агач-куакларга элеп куйган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: