Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Конкурслар, смотрлар, очрашулар...

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде.

Ким мәктәбендә Сталинград бәрелешенең 70 еллыгына багышланган класс сәгатьләре булды. Ә өлкән класс укучылары "Идел артында безгә җир юк" дигән чарада катнаштылар.
Пневматик мылтыктан ату ярышлары да беркемне битараф калдырмады. Призлы урыннарны унберенче класс укучылары Анастасия Дербенева, Светлана Нестерова һәм Никита Баранов алды.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигырь укучылар конкурсында Артем Рубцов, Иван Мамонов, Снежана Семенова, Светлана Нестерова, Мария Амосова, Виктория Кислюк, Илья Барышев һәм Данила Корольков җиңеп чыктылар.
Мәктәп китапханәсендә сугыш турындагы китаплардан күргәзмә оештырылды. Айлык традицион сафта йөрү һәм җыр смотры белән тәмамланды.
* * *
Танкеевка мәктәбендә "Солдатны котла" дигән акция үткәрделәр.
Укучылар якташлары хезмәт иткән хәрби частьларга котлау хатлары җи-бәрделәр.
Ә хәрби темага багышланган иҗади конкурсларда кул астында булган материаллардан танк һәм автомат модельләре ясап, Анастасия Жаринова белән Павел Талля җиңеп чыкты.
Дартс буенча конкурста Дмитрий Прохоров һәм Анастасия Шемуратовага тиңнәр булмады. Пневматик винтовкадан ату конкурсында Екатерина Юзеева, Анна Архипова, Наталья Юзеева, Дмитрий Прохоров, Евгений Волков һәм Влад Осташин үзләрен чын мәргән итеп күрсәттеләр.
* * *
Никольск мәктәбенең өлкән класс укучылары хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче якташларына багышланган стена газетасы чыгардылар.
Айлык кысаларында шулай ук дружина җыены, сугыш җырларын башкару һәм шигырьләр уку конкурсы, "Аҗаган" хәрби-спорт уены һәм башка чаралар үтте.
* * *
Санаторий мәктәпнең тугызынчы класс укучылары һәм укытучылар командасы арасында волейбол буенча дусларча очрашу үтте.
Киеренке көрәштә өлкәннәр җиңеп чыкса да, барысы да уеннан канәгать булдылар. Уенчылар да, тамашачылар да күтәренке кәеф белән таралышты.
* * *
Кадет мәктәбе укучыларының җирле казаклар белән очрашуы балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Алар казакларның сугыш чорында уйнаган роле, кылган батырлыклары турында белделәр, ә соңыннан кунаклар белән бергә сугыш чоры җырларын, Россия Гимнын башкардылар.
Бу очрашу Изге Авраам чиркәве рухание Сергей Карпухин инициативасы буенча оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев