Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кем яхшырак хәзерләнгән?

Күптән килгән гадәт буенча, беренче сентябрь алдыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына хәзерлеге буенча смотр-конкурска йомгак ясала.

Кабул итү комиссияләре түбәндәге таләпләрне исәпкә ала: территорияләрнең төзеклеге һәм бизәлеше, өйрәнү-тәҗрибә участогының торышы һәм аның нәтиҗәлелеге, керү җирләре һәм фасадның торышы, бинаның, спорт залларының, мәйданчыкларның, ашханәләрнең техник һәм санитар торышы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүе, медицина ярдәме күрсәтү өчен шартларның булуы, ягу сезонына әзерлек, социаль партнерлык.

2нче Болгар урта мәктәбенең республикада өченче урынны алуы аеруча шатлыклы хәл. Коллективка җиһазлар сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат бирелде. Мәктәп директоры Людмила Борюшкинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район дәрәҗәсендә беренче урын Никольск урта мәктәбенә бирелде һәм ул 15 мең сумлык сертификат алды, икенче - 1нче Болгар һәм Ким урта мәктәпләре (10ар мең сумлык сертификат), өченче - Полянка урта мәктәбе (8 мең сумлык сертификат).

Аларның барысына да Мактау грамоталары тапшырылды.

Иске Рәҗәп һәм Кузнечиха урта мәктәбе коллективларына кызыксындыру грамоталары һәм 3 мең сумлык сертификатлар бирелде.

Төп мәктәпләр арасында Аграмак мәктәбе җиңүче дип табылды. Коллективка Мактау грамотасы һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Мәктәпкәчә белем учреждениеләре арасында антоновкалылар беренчелекне алды, икенче - Болгардагы "Родничок" балалар бакчасы, өченче - Ким һәм Гусиха балалар бакчасы. Аларга Мактау грамоталары һәм 1нче урынга -10 мең, 2нче - 8 мең, 3нче урынга 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Болгардагы "Теремок", Ямбакты һәм Приволжск балалар бакчасы коллективлары кызыксындыру грамоталарына һәм 2 мең сумлык сертификатка лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомгак смотрконкурс