Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадетлар сынатмый

Шушы көннәрдә Чистайда республика хәрби-патриотик клубларының зона этабында кадетлар мәктәп-интернат командасы икенче урынны алды. Ел саен уздырылучы әлеге чара Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Валерий Чкалов һәм дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның юбилейларына багышланды. Программа биш этаптан торды. Безнең кадетлар пневматик мылтыктан атуда аеруча зур осталык күрсәтеп, командалар ярышында беренче урынга...

Шушы көннәрдә Чистайда республика хәрби-патриотик клубларының зона этабында кадетлар мәктәп-интернат командасы икенче урынны алды.
Ел саен уздырылучы әлеге чара Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Валерий Чкалов һәм дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның юбилейларына багышланды. Программа биш этаптан торды. Безнең кадетлар пневматик мылтыктан атуда аеруча зур осталык күрсәтеп, командалар ярышында беренче урынга чыктылар. Аеруча Анастасия Клименко күп очколар китерде.
Автоматны сүтү һәм җыю, турникта тартылуда һәм кросс йөгерүдә дә сынатмадылар. Евгений Волков, мәсәлән, перекладинада тартылуда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Командага кубок, диплом һәм туристлар палаткасы тапшырылды. Алар мәктәп данын республика слеты финалында яклап чыгыш ясарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев