Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадетлар – сәламәт яшәү яклы

Республика наркотикларга каршы айлык кысаларында, кадет интернат-мәктәбендә тематик чаралар оештырылды. Аларның барысы да үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне максат итеп куйган, ә бу, беренче чиратта, наркотиклар кулланмауны күздә тота. Айлык "Без чемпионнар эзлибез" дигән спорт бәйрәме белән башланып китте, анда бишенче класстан алып унберенче класска кадәр укучылар...

Республика наркотикларга каршы айлык кысаларында, кадет интернат-мәктәбендә тематик чаралар оештырылды.

Аларның барысы да үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне максат итеп куйган, ә бу, беренче чиратта, наркотиклар кулланмауны күздә тота.

Айлык "Без чемпионнар эзлибез" дигән спорт бәйрәме белән башланып китте, анда бишенче класстан алып унберенче класска кадәр укучылар катнашты. Кадетлар йөгерү, турникта тартылу, отжимание, гер күтәрү буенча көч сынаштылар. Иң күп балл җыеп, гомуми зачетта Евгений Волков, Данил Шинкарев һәм Ярослав Байкин (11, 9 һәм 6 класс укучылары) җиңеп чыктылар. Мәктәп линейкасында аларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Класс сәгатьләре күбесенчә әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Фикер алышу өчен "Наркотиклар - билгесезлеккә юл", "Мин спортны сайлыйм", "Табигатьне алдарга ярамый" һәм башка темалар сайланды. Әңгәмәләр видеофильмнар, компьютер презентацияләре, тестлар белән үрелеп барды. Боларның барысы да укучыларга фикер алышкан проблеманың асылын төшендереп, тиешле нәтиҗә чыгарырга ярдәм итте.

Өлкән класс укучылары "Яшьләр - наркотикларга каршы" акциясендә катнашып, аның кысаларында шәһәр буенча бу темага буклетлар тараттылар. Ә интернатта яшәүче балалар үзәк китапханәгә кунакка килде, алар өчен "Наркотикларга - юк!" дигән чара үткәрелде.

Айлыкта укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Чираттагы җыелыш вакытында аларга анкета сорауларына җавап бирергә туры килде. Аның төп максаты - наркоманиягә профилактика ясау мәсьәләсендә белемнәрне тикшерү булды. Анкеталаштыру ата-аналарның бу кискен проблема белән таныш булуын, фаҗигане булдырмый калу өчен кулдан килгәнне эшләүләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев