Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Җиңүнең сүнмәс балкышы”

Әнә шундый исем астында Ким мәктәбендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган тарихны белүчеләрнең интеллектуаль уены үткәрелде. Бу чарада район мәктәпләренең 8-11 класс укучылары катнашты һәм Иж-Борискино мәктәбенең "Эзләнүчеләр" командасы җиңеп чыкты.

Ирина Телицына
Тарихны белүчеләр конкурсы дүртенче тапкыр оештырылды. Башта тест үткәрелде һәм анда районның 18 мәктәбе катнашты. Финалга 9 команда чыкты һәм алар беренче урын өчен ярыштылар. Уен визит карточкасын тәкъдим итү белән башланды. Укучылар монда үзләре һәм ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Аннары сигез раунд дәвамында Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен күрсәттеләр. Мәсәлән, архив документлары нигезендә аларга сугышчан хәрәкәтләрнең кайда һәм кайчан барганлыгын дөрес билгеләргә кирәк иде. Барлык сорауларга җавап бирү өчен аларга сугыш чоры техникасын, сугыш чоры җырларын белергә, слайдлардагы фоторәсемнәрдән Александр Матросов, Зоя Космодемьянская кебек геройларның исем-фамилияләрен әйтү таләп ителде. "Кара ящик" биремнәре дә мавыктыргыч булды. Мәсәлән, блокада ипиенә ниләр кушып пешерелгән, ни өчен заданиегә барганда партизаннар чабата кигәннәр? Ленинград блокадасы ипиен пешергәндә арыш онына целлюлозадан башка пычкы чүбе кушалар, ә партизаннар чабатаны дошман этләре эздән таба алмасын өчен кигәннәр икән...
Ә өй эше укучыларга үзләре алып бара торган эзләнү эшләрен тулысынча ачарга ярдәм итте. Аларның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, авылдашлары турында сөйләүләре аеруча дулкынландыргыч булды.
Әсирлеккә эләгүчеләр дә сугышның бөтен авырлыгын күрәләр. Иске Рәҗәп авылыннан ТРның атказанган укытучысы Рәүф Хәйруллин, Антоновкадан Яков Офицеров һәм башкаларның язмышлары батырлык үрнәге булып тора.
Конкурста һәр команда сугыш турында тирән белемнәрен күрсәтте. Иж-Борискино мәктәбе укучылары барысыннан да уздырды һәм алар беренче урынны алдылар, Антоновка мәктәбеннән "Патриот" командасы - икенче, Бураководан "Без тынычлык сайлыйбыз" һәм икенче шәһәр мәктәбеннән "Тарих яратучылар" командалары өченче урынны бүлештеләр.
Мәгариф бүлеге методисты Маргарита Маркова уенда катнашучыларның барысына да грамоталар һәм сувенирлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев