Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Иң яхшы класс җитәкчесе

Беренче шәһәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Хәйруллина "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.

Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелә. Быел конкурста катнашкан унике укытучының алтысы финалга чыкты. Алар жюри игътибарына яраткан шөгыльләре, класс җитәкчесе булып эшләгән дәвердә иң кызыклы һәм истә калырлык хәлләр турында презентация ясадылар. Моннан тыш, аларга стандарт булмаган педагогик хәлдән чыгу юлын табу биремен башкарырга туры килде.
Һәр укытучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырга тырыша. Бу биремне Әнисә Хәйруллина яхшы башкарып чыга. Ул өч дистә елдан бирле балаларга белем һәм тәрбия бирә. Быел бишенчеләрдә класс җитәкчесе, ә барлыгы җиде классны укытып чыгарган. Укытучы һәм остаз буларак, ул балаларда шәфкатьлелек, тырышлык, намуслылык, кешеләргә хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Укучылар һәм ата-аналар арасында да аны хөрмәт итәләр. Тәҗрибәле укытучы һәр укучының тормышта үз урынын табуына сөенә.
Конкурста икенче һәм өченче урыннарны санаторий мәктәбе һәм 2нче мәктәп укытучылары Ольга Кобенячкина белән Ольга Егорова алды. Җиңүчегә 7 мең сумлык, призерларга - 5 һәм 4 мең сумлык сертификатлар тапшырылды, калган финалистлар 2шәр мең сум алган. Аларның барысына да мәгариф бүлеге Мактау грамоталары тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев