Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Хәйруллинның Хәйрия фонды җәйге каникул вакытында "Красный Восток" Агрохолдингының Әлки, Алексеевски, Яшел Үзән һәм Югары Ослан терлекчелек комплексларында эшләгән яшүсмерләргә фидакарь хезмәтләре өчен бүләк сыйфатында Татарстан башкаласына экскурсия оештырды.

Искәртеп узабыз, "Красный Восток" Агрохолдингы җитәкчеләре өчен яшь хезмәткәрләрне бүләкләү күркәм гадәткә әверелде. Авыл яшүсмерләре моңа лаек та бит: алар күп яшьтәшләре кебек җәйге каникул вакытында күңел ачып, кояшта кызынасы урында республика өчен тир түгә. Яшь хезмәтчәннәрнең гаиләләрендә дә алар эшләп тапкан акча артык булмаган.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Красный Восток" Агрохолдингы филиалларына эшкә эләгү бик җиңелләрдән түгел. Бирегә иң эш яратучан һәм җаваплы яшүсмерләрне генә алалар. Кем яхшы эшли, шул яхшы ял итә диләр бит. 27 август көнне Агрохолдингның Әлки, Алексеевски, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында яшәүче яшь хезмәткәрләре көне буена Казанга килде. Иртән алар Фонд хезмәткәрләре белән берлектә кинотеатрга 3D форматында фильм карарга барды, аннары кафеда бәйрәм табыны артында сыйланды. Ә соңыннан алар өч сәгать буе "Ривьера" Аквапаркында күңел ачты.

Казаннан 15 яшьлек Раиф Кәримуллин икенче ел рәттән Агрохолдингның Яшел Үзән филиалында көтүче булып эшли. Быел егет Казанның 134 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныфына бара, ә җәйне, гадәттәгечә, Акъегет авылында яшәүче туганнарында үткәргән.

- Мин сыерлар көттем, - ди Раиф. - Бу бик җаваплы эш. Чөнки һәр хайванның холкы, тыңласын һәм таралышмасын өчен аларны аңлый белергә кирәк. Абыем кече яшьтән әлеге һөнәрнең серләренә өйрәтте. Минем өчен бигрәк тә иртәнге биштә йокыдын тору авыр иде, әмма мин ияләштем. Аның каруы, эшләгән акчага телефон һәм яңа киемнәр сатып алдым.

Әлки районының Түбән Кәчи авылында яшәүче 16 яшьлек Татьяна Фадеева быел Лаеш районындагы техникумга укырга кергән. Ул хисапчы һөнәрен үзләштерәчәк, ә җәен Таня "Красный Восток" Агрохолдингы предприятиесендә хезмәт куйган, ул әти-әнисе җилкәсенә салынып ятмыйча, акчаны үзе эшләп табарга тели. Кызын эш сөеп үсәргә әнисе өйрәткән, ул да шул ук предприятиедә тир түгә һәм кызы техникумны тәмамлаганнан соң гаилә династиясе эшен дәвам итәр дип өметләнә.

Алексеевски районының Левашово авылыннан Геннадий Плотников быел 11 нче сыйныфка бара. Ул "Красный Восток" Агрохолдингында өченче ел эшли - атлар көтә.

- Миңа табигать кочагында бик тә ошый, - ди ул. - Атларны карарга да яратам. Алар бик матур һәм акыллы хайван. Төнлә аларны саклыйбыз. Учаклар ягабыз, бәрәңге пешерәбез. Бигрәк тә августта искиткеч! Күк йөзендә күпме йолдыз! Шәһәрдә андый матурлыкны күреп буламыни?

Күңел ачуларга бай булган көн азагында һәр укучы "Красный Восток" Агрохолдингы логотибы төшерелгән футболка, бейсболка, тагын тәм-томнар салынган пакет та алды. Бәхетле һәм канәгать балалар автобусларга таралышты һәм үзләренә Хәйруллинның Хәйрия фонды бүләк иткән онытылмаслык көн турында дуслары белән уртаклашырга ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аквапарк агрохолдинг Красный Восток