Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәт китергән хөрмәт

Наталья Сосипаторова хезмәттәшләре арасында тәҗрибәле укытучы, гаҗәеп киң күңелле, ачык йөзле кеше, кайгыртучан ана, акыллы хатын-кыз буларак ихтирам казанган.

Гөлнара ВИНОГРАДОВА,
мәктәп директорының методик эшләр буенча урынбасары.
Наталья Михайловна ундүрт ел буе Болгардагы 2 нче мәктәптә инглиз теле укыта. Башка педагоглар кебек, ул да бар тырышлыгын балалар күңеленә ак нур сибүгә, аларны яхшылыкка өйрәтүгә бирә. Тәҗрибәле педагогның бер дәресе икенчесен кабатламый, ул үзенә генә хас булган осталык белән һәр укучыны кызыксындыру алымнарын таба. Наталья Михайловна дәрестә һәр балага мөстәкыйль эшләү һәм үзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алу мөмкинлеге тудыра.
Инглиз теленә кызыксыну уяту өчен ул укытуның төрле ысулларын, шул исәптән сингапур программасын актив куллана һәм һәр укучының белем дәрәҗәсен исәпкә алып эш итәргә тырыша. Шунысын әйтергә кирәк, кырык биш минут дәвам иткән дәрес укучыларны бер дә ялыктырмый, киресенчә, балалар вакытның ничек узганын да сизми калалар. Наталья Михайловна туплаган тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша. Мәсәлән, ачык дәресләр, мастер-класслар уздыра, семинарларда катнаша. Узган ел традицион "Ел укытучысы" педагогик осталык конкурсында катнашты һәм "Гуманитар цикл укытучысы" номинациясендә җиңүче булды.
Наталья Михайловна һәр дәрестә диярлек инглиз теленең бөеклеге турында сөйли, бу телне белгән кешеләргә киләчәктә яңа юллар ачылачак, дип аңлатырга тырыша. Ул чыннан да шулай, тел белгән кеше беркайчан да югалып калмый, кызыклы кешеләр белән таныша, мөмкинлекләре тагын да арта. Моны үз тормышыннан мисаллар китереп тә раслый. Мәсәлән, инглиз телен яхшы белгән педагогны "Икмәк музее" комплексына чит илләрдән килгән күп санлы кунакларга экскурсияләр уздырырга чакыралар.
Үз эшен иҗади, мавыгып башкаручы Наталья Михайловна класс белән җитәкчелек итүне дә балаларның мөмкинлекләрен һәм социаль активлыгын үстерү принципларына нигезләнеп алып бара, алга куйган максатка үз хезмәтең белән ирешергә кирәклегенә өйрәтә.Ул үзе дә шушы принциптан чыгып эш итә. Шуңа күрә хезмәттәшләре, ата-аналар һәм балаларның тирән ихтирамын казанган ул.
… Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Беренче сентябрьдә Наталья Михайловнаның ягымлы елмаеп класска килеп керүен балалар да көтә торганды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев