Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Халыкара ярминкәдә катнаштылар

Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең "Туристория" бизнес-компаниясе (җитәкчесе Ольга Выжленкова) "Яшьләр казанышы - Яшь эшмәкәр" мәктәп бизнес-компанияләре дигән Халыкара ярминкәдә катнашты. Ул Рига шәһәрендә үткәрелде.

Россия һәм Татарстан Республикасы исеменнән мондый югары дәрәҗәдәге чарада чыгыш ясау хокукына "Туристория" республика бизнес-план конкурсында җиңеп чыкканнан соң иреште.
Аның ТР бизнес-компанияләре слётында һәм Бөтенроссия конференциясенең "Мәктәп эшмәкәрлеге" номинациясендә беренче урынны алуы да мөһим роль уйнады.
Ярминкәдә "Туристория" составында Анастасия Егорова, Светлана Молодова, Владислав Обухов, Артём Черкасов, Евдоким Савельев чыгыш ясады. Делегацияне ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Ләлә Бикчәнтәева һәм "Яшьләр казанышы" (Мәскәү шәһәре) җәмгыятенең башкарма директоры Нина Кузнецова озата барды.
Укучылар биредә "Болгар серләре" бизнес-проект белән чыгыш ясадылар, ул борынгы Болгар шәһәре буенча интерактив экскурсия итеп оештырылды. Аларның һәрберсе үзенчә кызыклы булды. Укучылар милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, уйнап та күрсәттеләр, чарада катнашучыларны төрле викториналарга, борынгы уеннарга җәлеп иттеләр, борынгы шәһәрлек картасын эзләү буенча компьютер уеннары оештырдылар.
Моннан тыш, компания әгъзалары яшь эшмәкәрләр һәм укытучылар өчен мастер-классларда актив катнаштылар, Рига шәһәрендә экскурсиядә булдылар, шәһәр предприятиеләрен карадылар.
Безнең группаны озатып йөрүчеләр сүзенә караганда, "Туристория" үз регионы исеменнән лаеклы чыгыш ясаган, дөньяның 30 иленнән килгән 54 мәктәп бизнес-компанияләре арасында үзен яхшы яктан күрсәткән.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Евдоким Савельев, Светлана Молодова, Анастасия Егорова, Артем Черкасов, Владислав Обухов һәм Ольга Выжленкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев