Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы очрашу

Җиденче класс укучыларының урман хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Захаров белән очрашуы бик җанлы үтте. Ул укучылар белән урманнарның кеше тормышында уйнаган гаять зур роле турында әңгәмә үткәрде. Владимир Дмитриевич балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә аларны күп нәрсә кызыксындырды. Мәсәлән, биосферада табигый процесслар бозылу нәтиҗәсендә тирә-як мохитнең үзгәрүе аркасында...

Җиденче класс укучыларының урман хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Захаров белән очрашуы бик җанлы үтте.
Ул укучылар белән урманнарның кеше тормышында уйнаган гаять зур роле турында әңгәмә үткәрде. Владимир Дмитриевич балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә аларны күп нәрсә кызыксындырды. Мәсәлән, биосферада табигый процесслар бозылу нәтиҗәсендә тирә-як мохитнең үзгәрүе аркасында килеп чыккан экология кризисын булдырмый калу мөмкинме? Бу бик әһәмиятле мәсьәлә, шуңа күрә, һәр кеше бу турыда кайгыртырга, табигатькә сакчыл карарга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Агач үсентеләрен утырту, кышын кошлар өчен җимлекләр, ә язын сыерчык оялары ясау, елга буйларын чүп-чардан чистарту - боларның барысы да һәр кешенең кулыннан килә торган эш. Бүгенге көндә Бураково укучыларының остазлары җитәкчелегендә табигатьне яклауга юнәлдерелгән акцияләрдә катнашуы, мактауга лаек.
Очрашу барышында укучылар урманчы һөнәре турында күп кенә яңа мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев