Реклама
Санаторий мәктәп-интернат укучылары Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Укучылар аларга кызыклы концерт программасы әзерләделәр, аңа балалар һәм укытучылар башкаруында сугыш турында җырлар, шигырьләр, сәхнә әсәрләре керде. Концерт ахырында Сергей Журавлев башкарган "День Победы" җыры беркемне дә битараф калдырмады. Очрашуда катнашучылар яшь артисларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз