Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Болгарда иң яхшы укытучылар һәм тәрбиячеләрне бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Болгарда “Ел укытучысы-2022” һәм “Ел тәрбиячесе-2022” һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында район педагоглары, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль мәсәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов һәм мәгариф бүлеге мөдире Александр Ермилин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, ел укытучысы булып икенче мәктәпнең тарих укытучысы Светлана Потапова табылды. Икенче урынны Полянка мәктәбенең информатика укытучысы Евгений Мошков, өченче урынны – Бураково мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зоя Леонтьева алган иде.” Педагогик дебют” номинациясендә Өчкү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Платонова җиңде.

Светлана Потапова, Евгений Мошков һәм Светлана Платонова район данын “Ел укытучысы” конкурсының зона этабында якларга тиешләр. Зона этабы сынаулары Болгарның икенче мәктәбендә 16 һәм 17 февральләрдә узачак.

“Бүген сез барыгыз да җиңүче. Безнең укытучылар иң осталары икәненә тагын бер тапкыр инандым. Авырлыкларга карамастан, һөншрегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - дип билгеләп үтте Александр Ермилин.

Иң яхшы тәрбиячеләрне дә шул ук көнне бүләкләделәр. Абсолют җиңүче булып “Родничок” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Агаркова табылды. Икенче урынны – “Антошка” бакчасыннан Валентина Петрова, өченче урынны “Солнышко” тәрбиячесе Евгения Горохцева алды.

Быел конкурска беренче тапкыр “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясе кертелде. Номинациядә “Колосок”тан Вера Осинцева җиңде, “Родничок” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталя Федотова призер булып табылды.

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүегез өчен рәхмәт. Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм һәм уңышлар телим” – дип котлады җиңүчеләрне полиция кече лейтенанты Герман Харламов.

Ольга Стрелова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев