Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безне чын сәнгать белән очрашулар көтә!

Владимир Спиваков: "Мин күптән инде балаларыбызга карата игътибарлы булырга, аларны ишетә һәм аңлый белергә кирәк, дигән тойгы белән яшим, чөнки алар чиста,саф. Аларның уйлары эчкерсез, күңелләрендә бер усаллык та юк. Без үткәннәргә кире кайтырга тиеш. Бу кыен эштә гасырдан - гасырга, кешедән - кешегә күчеп баручы мәңге кыйммәтен югалтмый торган...

Ирина Илюхина,
Балалар сәнгать мәктәбе директоры.
Вакыт сизелми дә үтә һәм Болгар балалар сәнгать мәктәбе коллективы башкарган эшләреннән зур канәгатьлек алып, 2013-2014 уку елын тәмамларга әзерләнә.
Күптән килгән күркәм традиция буенча, мәктәп өчен иң мөһим чаралар нәкъ менә уку елы ахырына туры килә. Безгә 29 апрельдә "Россиянең яшь талантлары Бөек Болгар җирендә"дигән III фестивальдә, 7 майда отчет концертында катнашырга туры киләчәк, ә 21 майда "Балалар Борынгы Болгар җирендә" X Республика музыка марафоны була.
Оештыручылары "Банк"Зенит" һәм Россия мәдәният фонды булган Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" иҗади мәктәбе белән хезмәттәшлек итү безгә күп нәрсә бирде. "Мастер-класс" Россиянең төрле почмакларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә аеруча талантлы яшьләргә ярдәм итә. Мәктәпнең генераль директоры А.Петросян фикеренчә, мондый яшьләр белән, һичшиксез, шөгыльләнергә, сәләтне һәм талантны тулысынча ачу ул барыннан бигрәк яшьләрнең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә бик кирәк. Бу мәктәп ундүрт елдан бирле Татарстан Республикасына аеруча зур игътибар бирә. Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренең концерт мәйданнарында Мәскәүнең танылган музыкантлары чыгыш ясый, фестивальләр үткәрәләр, концерт куялар, ә 2012 елдан бу чаралар Болгар шәһәрендә дә үткәрелә башлады. Хәзерге вакытта без "Россиянең яшь талантлары борынгы Бөек Болгар җирендә" дигән IIIнче фестивальгә әзерләнә башладык.
Фестиваль кысаларында танылган сәнгать осталары, башкаручылар, халыкара конкурс лауреатлары, илнең төп музыка вузларыннан килгән укытучылар: Гнесин исемендәге РАМ укытучысы Михаил Бурлаков (баян), П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе укытучысы Денис Чефанов (фортепиано), Евгений Румянцев (фиолончель) мастер-класслар үткәрәчәк.
Мондый югары дәрәҗәдәге музыкантлар белән эшләү безнең укучыларыбызның профессиональ үсешенә дә, яшь музыкантлар шәхесе формалаштыруга да бәяләп бетергесез зур ярдәм итә.
Ә бераз соңарак халыкара конкурс лауреатларының фестиваль концерты була. Укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да безнең концерт залында үткәрелә торган бу чыгышларны көтеп алалар, монда төрле уен коралларында дөнья сәнгатенең танылган әсәрләре яңгырый.
Уку елы тәмамланса да, балалар белән эшләү дәвам итә. "Мастер-класс" иҗади мәктәпнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, өченче ел рәттән безнең укучылар Болгариядә үткәрелә торган "Славян юлы" халыкара җәйге мәктәпләрнең җәйге иҗади сменаларында катнашалар. Быел безнең музыкантлар "Халыкара" "Браво!" конкурсында, Мәскәү музыкантлары дәресләрендә катнашырга әзерләнәләр, әлбәттә, Кара диңгездә рәхәтләнеп ял итәчәкләр. Моның өчен "Мастер-класс" иҗади мәктәбенә һәм балаларны Болгариягә җибәрергә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт.
Укучыларның һәм укытучыларның отчет концерты, әлбәттә, елның төп вакыйгасы булып тора. Концертта беренче чиратта район, республика, регионара конкурсларда, фестивальләрдә катнашкан балалар чыгыш ясый. Барыбызга яхшы таныш "Булгарочка" бию коллективы Александр Хөсәенов исемендәге халык биюләренең XII Казан ачык фестивалендә (III дәрәҗәдәге диплом), XIV "Созвездие-Йолдызлык-2014" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә (зона этабы-II дәрәҗәдәге лауреат), "Язгы шаяннар" балалар һәм яшьләр иҗатының халыкара конкурс- фестивалендә (III дәрәҗәдә дипломант) катнашты. Быел исә "Булгарочка"ның кече төркеменә йөрүче балалар бик дәрәҗәле "Созвездие-Йолдызлык"республика фестивалендә катнашу бәхетенә иреште. "Булгарочка"ансамбле өчен өч комплект сәхнә бию костюмнары һәм аяк киемнәре алырга ярдәм итүләре өчен без район хакимиятенә зур рәхмәт белдерәбез. Димәк, яшь биючеләрнең тагын бер буыны шушы матур киемнәрдән концерт залларында чыгыш ясый алачак.
Халык сәнгате бүлегенә йөрүчеләр дә үз чыгышлары белән сөендерделәр: Роберт Исхаков "Кама мозаикасы" (Чистай шәһәре) VII республика башкару осталыгы конкурс-фестивалендә катнашты, ә Вадим Федоров дипломант исемен алды. Безнең мәктәпне тәмамлаган Константин Стрелов "Аккордеон моңы" яшь башкаручыларның I халыкара конкурс фестивалендә чыгыш ясауга иреште (Казан). Болгар балалар сәнгать мәктәбенең "Гармония" халык уен кораллары ансамбле "Кышкы карусель" халыкара балалар һәм яшүсмерләр Интернет-конкурсында I дәрәҗә дипломант исемен алды. Фортепиано бүлегендә укучылар да читтә калмады: Ульяновскида халыкара проект кысаларында үткәрелгән конкурс-фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар һәм Мария Швецова (3 класс), Софья Головина (2 класс) - II дәрәҗәдәге лауреат дипломы, Полина Лаврентьева III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар.
Сәнгать мәктәбенең иҗади отчеты ел саен югары дәрәҗәдә үтә. Дулкынланган укытучылар һәм укучылар, ата-аналар, кунаклар барысы да безнең чыгышларны түземсезлек белән көтәләр. Сәнгать дөньясы гаять зур сихри көчкә ия. Сезнең барыгызны да талантлы балаларыбызның чыгышын карарга чакырабыз.
"Балалар борынгы Бөек Болгар җирендә" республика музыка марафоны 2005 елдан бирле безнең мәктәптә, ә 2013 елдан алып Болгар заповеднигының вакыйгалар-фестиваль комплексында үткәрелә. Ел саен үткәрелә торган фестиваль музыка, хореография, театр сәнгате өлкәсендә республикадагы талантлы балалар чыгышын күрсәтү, иҗади йомгак ясау булып тора. 2014 елда марафонның оешуына 10 ел тула.
Бу чараның әһәмияте чиксез зур, ул яшь буынны дөнья күләм сәнгать иҗаты белән таныштыра һәм тарихи үткәннәребезнең кадерен белергә өйрәтә. Шунысы да бар, "Яңарыш" фонды эшли башлаганчы Бөек Болгар һәйкәлләрен, Болгарның мәдәни мирасын пропагандалау балалар сәнгате аша алып барылды.
2012 елда һәм 2013 елларда ТРның беренче Президенты, ТРның Дәүләт киңәшчесе музыка марафонының мактаулы кунагы булды. Аның ярдәмендә фестиваль марафонны үткәрүдә генә түгел, кыйммәтле музыка уен кораллары сатып алуда да спонсорлык ярдәме ала башлады. Мәсәлән, 2014 елда ак төстә санлы концерт рояле сатып алдык.
Марафонны оештыручылар һәм анда катнашучылар күрсәткән ярдәме һәм булышлыгы өчен Минтимер Шәрип улына чиксез зур рәхмәт әйтәләр һәм марафон киләчәктә дә аның игътибарын тояр, дип ышанабыз.
Иң мөһиме - барлык чаралар да бушлай үткәрелә һәм сәнгать яратучыларны үзебездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев