Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Балаларның яраткан укытучысы

Балачактан укытучы булырга хыялланган Людмила Хохлова мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дип аптырамады.

Ирина Телицына.

Ул урта мәктәпне Кузнечиха авылында тәмамлады, чөнки ул яшәгән күрше райондагы авылда башлангыч мәктәп кенә була. Ул әле дә укыткан укытучыларын олы хөрмәт белән искә ала. Математика фәненнән белем биргән Виктор Иванович Владимиров, Людмила Степановна Бондарева укучыларда үз фәннәренә карата мәхәббәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирәләр.

Людмила мәктәпне тәмамлауга педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап туган мәктәбенә эшкә кайта, укучыларга математика фәнен укыта башлый. Әлбәттә, эшли башлаганда яшь белгечкә җиңел булмый. Ләкин тәҗрибәле укытучылар ярдәме белән кыенлыкларны җиңәргә өйрәнә.

Ул беренче көннәрдән үк тапшырылган эшкә җаваплы карый. Берничә ел дәвамында ул математика фәнен укытудан башка, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшли.

Бу мәктәп укучылары үткән ел да математика фәненнән БДИны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына һәм техникумнарга укырга керделәр. Монда, әлбәттә, үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкарган Людмила Николаевнаның тырышлыгын әйтергә кирәк.

Аның кабинетына килеп керүгә тәрәзә төбендәге гөлләргә күз төшә. Укытучы үзенең бөтен буш вакытын төрле гөлләр һәм чәчәкләр үстерүгә багышлый. Өендә дә бөтен тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Людмила Николаевна өч баласының яраткан әнисе дә. Йортта терлек-туар асрыйлар, зур бакчалары бар, шуңа күрә җәен эшләре бермә-бер арта. Кышка күп итеп төрле салатлар, кайнатмалар ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы Людмила Хохлова математика