Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балачак хыялы тормышка ашты

Вакыт сизелми дә үтә. Әле кичә генә туган мәктәбенә эшкә кайтып, укучылар алдында дулкынлануын яшерергә тырышып, беренче дәресен башлап җибәргән иде, аннан соң ун ел вакыт үтеп тә киткән. Өчкүл мәктәбе укытучысы Евгения Сидорова хәзер инде үзе тәҗрибәле укытучы.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Ул бала чактан ук укытучы булырга хыяллана. Өйдә дә, балалар бакчасында уйнаганда да курчакларын тезеп куеп, аларга "белем биргән".
Бакчада тәрбиячеләргә булышырга тырышкан. Урта мәктәпне бер дүртле билгесе белән тәмамлагач, озак уйлап тормый, укуын Тәтеш педагогия училищесында дәвам итә. Практиканы да туган мәктәбендә үтә, укуын уңышлы тәмамлагач, авылына эшкә кайта.
Уку елы башланганда бик дулкынланып эшкә килүен ул әле бүген дә хәтерли. Мәктәптә аны ачык йөз белән каршылыйлар һәм беренче көннәрдән үк аңа һәркем теләп ярдәм итә. Үзенең элекке укытучылары Евгения өчен ышанычлы остаз булалар, үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклашалар. Мәсәлән, класс җитәкчесе Татьяна Ивановна Ильина аның өчен һәр яктан үрнәк була, Галина Александровна Филиппова зур методик ярдәм күрсәтә. Укытучыларның биргән киңәшләре аңа эшендә зур ярдәм итә.
Ун ел эчендә Евгения Анатольевна ике чыгарылыш хәзерләгән. Элеккеге укучыларының тормышы белән һәрвакыт кызыксынып тора, аларның уңышларына шатлана, авыр чакларда һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Аның беренче укучылары инде күптән мөстәкыйль тормыш белән яши, ә Евгения Анатольевна бүген өченче класс укучыларына белем бирә.
Моннан тыш, ул тәрбия эше буенча директор урынбасары да. Аны бу урынга юкка гына куймаганнар, чөнки укучылар белән дә, хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба белә. Ул дәресләрне генә түгел, класстан тыш чараларны да эчтәлекле итеп үткәрә торган педагог. Аның укучылары даими рәвештә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннарны алалар. Евгения Анатольевна ирешкән уңышларын даими камилләштереп тора. Иң мөһиме - үз эшенә җаны-тәне белән тугры калып, тормышын мәктәптән башка күз алдына да китерми.
Сеңлесе Альбина да апасы юлыннан китеп, Чистай педагогия техникумында чит телләр укытучысы белгечлеген алган.
Буш вакытта Евгения Анатольевна әйберләр бәйләргә ярата. Төрле савытларны җепләр белән бәйләп, менә дигән сувенирлар ясый. Кызы Мария да әнисеннән бу эшкә өйрәнә. Евгения Анатольевна - иренә тугрылыклы хатын, игътибарлы әни, оста хуҗабикә, даими рәвештә үз әнисе турында кайгыртып торучы да. Ул пешергән ризыкларны ашап туя торган түгел, бигрәк тә тортлар пешерергә һәм салатлар ясарга оста.
Тәҗрибәле укытучы менә дигән оештыручы да. Башкаларны да мавыктыра белә, үзе дә күңелле итеп ял итә, нинди генә эшкә тотынса да, күңел биреп башкара.
Киләчәктә дә ул яраткан эшеннән, тормыштан ямь табып яшәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: педагог