Үзгәрешләр белән таныштырды
Сишәмбе көнне Болгарга эш визиты белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде.
Ул социаль яклау бүлеге, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче "Рассвет" үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты, Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән очрашулар үткәреп, соңгы вакытларда республикада социаль тармакта булган үзгәрешләр белән таныштырды. Аның чыгышын район башлыгы Камил Нугаев тулыландырды. Министр урынбасары шулай ук ведомоствога караган учреждениеләрдә булды. Соңыннан Болгар музей-тыюлыгындагы тарихи һәйкәлләр белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев