Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Заказник турында сөйләделәр

"Спас" дәүләт табигать заказнигы белгечләре Өчкүл урта мәктәбе укучылары белән әңгәмәләр һәм викторина уздырдылар. Чара шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән Бөтендөнья сулы-сазлыклы урыннар көненә багышланды. Мондый урыннарга сазлыклы, су астында калган, торфлы урыннар һәм сулыклар керә, 60 утраудан торган Спас архипелагы Россиянең әһәмиятле орнитологик территорияләр исемлегенә һәм халыкара әһәмияткә ия...

"Спас" дәүләт табигать заказнигы белгечләре Өчкүл урта мәктәбе укучылары белән әңгәмәләр һәм викторина уздырдылар.
Чара шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән Бөтендөнья сулы-сазлыклы урыннар көненә багышланды. Мондый урыннарга сазлыклы, су астында калган, торфлы урыннар һәм сулыклар керә, 60 утраудан торган Спас архипелагы Россиянең әһәмиятле орнитологик территорияләр исемлегенә һәм халыкара әһәмияткә ия булган аеруча кыйммәтле сулы-сазлыклы урыннарның перспективалы исемлегенә кертелгән.
Кунаклар балаларга мондый урыннарның табигатьтә һәм кеше тормышында нинди роль биләве, заказник турында сөйләделәр. Соңыннан викторина сорауларына бергәләшеп җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев