Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үз эшләре булачак

Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы ярдәме белән тугыз эшсез быел үз эшен ачып җибәрә алачак. Быел йөз унҗиде мең сумнан артык тәшкил иткән (былтыр бу сумма 59 мең сумнан артмады) субсидияне алу өчен, берничә шартны үтәргә кирәк булачак. Беренчедән, бизнес-проект төзергә, икенчедән, салым органнарында шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәк. Эшмәкәр буларак...

Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы ярдәме белән тугыз эшсез быел үз эшен ачып җибәрә алачак.
Быел йөз унҗиде мең сумнан артык тәшкил иткән (былтыр бу сумма 59 мең сумнан артмады) субсидияне алу өчен, берничә шартны үтәргә кирәк булачак. Беренчедән, бизнес-проект төзергә, икенчедән, салым органнарында шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәк. Эшмәкәр буларак алар ике ел эшләп, тиешле иминиятләштерү взносларын даими рәвештә түләп барырга тиеш.
Өч бизнес-проект инде белгечләргә тикшерү өчен тапшырылган: гражданнар флористика белән шөгыльләнергә, татар милли киемнәрен тегәргә һәм төзүче хезмәтен күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев