Үз бәхете белән тусын сабыйлар
Яңа ел бәйрәмнәрендә безнең районда алты бала туды.
Сабыйларның берсе Болгардагы бала тудыру бүлегендә дөньяга аваз салган. Узган ел районда туу турында 106 таныклык тапшырылган.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Татьяна Марюхова билгеләп үтүенчә, бу узган ел белән чагыштырганда, дүрт балага күбрәк. Хәтерегезгә төшерәбез, 2018 елда 51 кыз һәм шул кадәр үк малай туган иде.
Туучылар арасында малайлар күбрәк. Аларның саны 57гә җитә, ә менә кызлар – 49. Алексей, Әмир, Матвей исемнәрен кушучылар күбрәк. Яков, Радим, Назар, Ермак кебек сирәк очрый торган исемнәр дә теркәлгән. Кызлар арасында София, Анна, Дарина исемнәре киң таралган, Ева, Злата, Фатыйма, Лолита, Глафира дип исем кушучылар да бар.
Алдагы ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 19 га кимегән, барлыгы 274 кеше үлгән.
2019 елда 81 никах теркәлгән, 2018 елда гаилә коручылар саны сигезгә күбрәк булган. Аерылышучылар саны да кимегән: 58дән (2018 елда) 42гә төшкән. Узган ел барлыгы 1263 юридик гамәл башкарылган, гражданлык хәле турында 537 акт язып бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев