Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләре Иске Рәҗәп балалар бакчасында булдылар

Балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Шушы көннәрдә Спас ЮХИДИ бүлеге инспекторы Герман Харламов, юл хәрәкәте иминлегенең Әлки бүлеге җитәкчесе Ләйсән Вәлиәхмәтова һәм Спас районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Ирина Баринова Иске Рәҗәп балалар бакчасына килеп, анда йөрүче нәниләр белән очрашу оештырдылар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында аңлаттылар. Аннары кунаклар балалар белән бергәләшеп “Сакла” порталында юл кагыйдәләре турында мультфильм карадылар.

Ахырда ЮХИДИ хезмәткәрләре нәниләргә яктылык чагылдыручы элементлар, ә балалар бакчасына журналлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев