Юбилее белән котладылар
Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Һава Исхаковага туксан яшь тулды.
Аны социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Озак еллар намуслы эшләгәне, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәгәне өчен Һава Минвәли кызына корычтай сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, имин тормышта яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев