Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ышаныч – төп байлык

21 апрельдә, Россия Федерациясе Президенты Указы белән, беренче тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмый. Нәкъ менә шушы көнне, 1785 елда, җирле үзидарә турындагы Россия законнарын үстерүгә нигез салган шәһәрләр өчен Жалованная грамота чыгарыла. "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Закон хәзерге заман муниципаль...

21 апрельдә, Россия Федерациясе Президенты Указы белән, беренче тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Бу дата очраклы гына сайланмый. Нәкъ менә шушы көнне, 1785 елда, җирле үзидарә турындагы Россия законнарын үстерүгә нигез салган шәһәрләр өчен Жалованная грамота чыгарыла. "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Закон хәзерге заман муниципаль реформага нигез сала, без 2006 елның 1 гыйнварыннан шул закон буенча яшибез.
Безнең илдә власть халык кулында, диелә РФ Конституциясендә. Ә халык җирле үзидарә органнарына ышаныч белдерә. Мондый ышаныч-зур байлык ул, бу органнарда эшләүчеләр аны акларга тиеш.
Шушы һөнәри бәйрәмнәре алдыннан авыл һәм шәһәр җирлекләре хезмәткәрләрен, башка хакимият вәкилләрен, җирле үзидарә депутатларын район башлыгы Камил Нугаев котлады, аларның барысына да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев