Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләр лагеры ачылды

Кичә Болгарда "Сәләт" республика яшьләр лагерын ачу тантанасы булды. Безнең шәһәр бу сменага килүчеләрне инде дүртенче ел рәттән каршылый, быел монда Татарстанның төрле почмакларыннан 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 200 укучы килде, шул исәптән безнең районнан да 30дан артык укучы катнаша. Ачылу тантанасында егетләрне һәм кызларны район башлыгы Камил...

Кичә Болгарда "Сәләт" республика яшьләр лагерын ачу тантанасы булды.
Безнең шәһәр бу сменага килүчеләрне инде дүртенче ел рәттән каршылый, быел монда Татарстанның төрле почмакларыннан 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 200 укучы килде, шул исәптән безнең районнан да 30дан артык укучы катнаша.
Ачылу тантанасында егетләрне һәм кызларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде.
Быел смена тарих-архитектура юнәлеше буенча эшли. Сменага Радик Сәлимовның "Җиде энҗе" мюзиклы нигез итеп алынган. Һәр көн ял итүчеләр нинди дә булса әйбергә (чүлмәк, сөлге һәм башкалар) яшерелгән энҗене эзләп табарга тиеш. Һәр энҗе үзенә күрә бер мәгънәгә ия, ә алар барысы да "Без бергә!" дигән идея белән берләштерелгән.
Лагерьда белем бирү, күңел ачу, спорт һәм башка юнәлештәге чаралар үткәрелә. Шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары төрле мастер-класслар оештыра, татар теле дәресләрендә укучылар телне өйрәнеп, аны үстерү һәм саклау проблемалары буенча фикер алышалар. Смена барышында лагерьда төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Мәсәлән, кунакка режиссер, юморист, Казан югары уку йортларының берсендә актерлык осталыгы буенча белем бирүче Азат Зарипов киләчәк.
Лагерьда шулай ук Биләрдә 7 июльдән 12сенә кадәр үткәреләчәк "Сәләт" IV белем бирү форумына да әзерлек бара. Традиция буенча, анда яшьләр хәрәкәтенә һәрьяклап ярдәм итүче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев