Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яртыдан күбрәге җыеп алынган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 23450 гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 61 процентын тәшкил итә. Гектардан уртача 21 центнер уңыш чыга. Амбарларга 49280 тонна бөртек кайтарылган. Хуҗалыкларда көзге бодай, арыш һәм борчак суктыруны төгәлләгәннәр, бары тик "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә генә...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 23450 гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 61 процентын тәшкил итә. Гектардан уртача 21 центнер уңыш чыга. Амбарларга 49280 тонна бөртек кайтарылган.
Хуҗалыкларда көзге бодай, арыш һәм борчак суктыруны төгәлләгәннәр, бары тик "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә генә урып-җыю темплары түбән. Комбайннар 30040 тонна көзге бодай, 6840 тонна арыш, 2430 тонна борчак суктырган. Бу көннәрдә тулы көчкә арпа һәм солы суктыралар. 7200 гектарда игелгән арпаның 4000 гектарыннан инде уңыш җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан уртача 21,6 центнер чыга, амбарларга 8500 тонна арпа салынган. Ә менә солы уңышы азрак чыга. Шулай да 1830 тонна солы җыеп алынган. Бу эшне шушы көннәрдә төгәлләргә җыеналар.
Көзге культуралар чәчү өчен туфрак һәм чәчүлек орлык әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Бу эшне "Булгар Арыш" һәм "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә тизләтергә кирәк. Белгечләр чәчүлек орлыкны туфракка агулап чәчәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев