Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярминкәдә сәүдә гөрләде

Шимбә көнне Болгарның базар мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә җирле фермерлар, эшмәкәрләр, белем бирү учреждениеләре халыкка төрле продукция тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә ашлык, печән, салам, бәрәңге, ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка товарлар белән сәүдә иттеләр.
Ярминкәгә беренчеләрдән булып район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов килде. Ул фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты, аларга уңышлар теләде. Район башлыгы белем бирү учреждениеләренең ярминкәгә алып килгән әйберләре белән дә танышты. Укучыларның укытучылар белән бергә төрле материаллардан ясаган әйберләрен зур кызыксыну белән карады.
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләр хөрмәтенә татар һәм рус телләрендә төрле җырлар башкардылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X