Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Япония кунагы

Ял көннәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Япониянең Россия Федерациясендә илче урынбасары, министр Кэйдзи Идэ булып китте. Ул күп мәсьәләләр буенча белгеч, рус телен камил белә. Күп еллар Идэ-сан дипломатик миссияләр белән Франциядә, Кытайда, шулай ук Европаның, Көнчыгышның һәм Азиянең башка илләрендә эшләгән. Ул Япония, Кытай һәм Россия...

Ял көннәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Япониянең Россия Федерациясендә илче урынбасары, министр Кэйдзи Идэ булып китте.
Ул күп мәсьәләләр буенча белгеч, рус телен камил белә. Күп еллар Идэ-сан дипломатик миссияләр белән Франциядә, Кытайда, шулай ук Европаның, Көнчыгышның һәм Азиянең башка илләрендә эшләгән. Ул Япония, Кытай һәм Россия арасындагы мәдәни һәм сәүдә элемтәләренең үсеш тарихы буенча берничә фәнни мәкалә авторы. Борынгы Болгар тарихы белән күптән кызыксынганга күрә, тарихи һәйкәлләрне һәм яңа объектларны ул бик җентекләп карады.
Япониядән килгән кунаклар сәяхәттән канәгать калдылар, монда башкарылган эшләрнең зурлыгына гаҗәпләнү белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев