Якташлар бергә җыела
Иртәгә Спас якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы була. Читтә яшәсәләр дә, туган якларын яратучылар унберенче тапкыр бергә җыелачаклар. Район Мәдәният йортында сәгать 10да Спас районына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Аннары кунаклар шәһәрдәге әһәмиятле объектларда булачак, музей-тыюлыкка барачак. Район җитәкчелеге белән очрашулар да каралган. Әлбәттә инде, элекке хезмәттәшләр, дуслар һәм таныш-белешләр белән...
Иртәгә Спас якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы була.
Читтә яшәсәләр дә, туган якларын яратучылар унберенче тапкыр бергә җыелачаклар. Район Мәдәният йортында сәгать 10да Спас районына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Аннары кунаклар шәһәрдәге әһәмиятле объектларда булачак, музей-тыюлыкка барачак. Район җитәкчелеге белән очрашулар да каралган. Әлбәттә инде, элекке хезмәттәшләр, дуслар һәм таныш-белешләр белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә булачак.
Атап әйткәндә, якташлык җәмгыяте оештыра торган бу очрашу һәркем күңелендә җылы хатирәләр калдырыр, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев