Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшы укуларын теләделәр

1нче шәһәр урта мәктәбе базасында үткән математика укытучылары семинары чын бәйрәмгә әверелде. Семинарда бу фәнне укытуның яңа алымнары буенча фикер алышу булды. Чара ТРда игълан ителгән Математика елы кысаларында билгеләп үтелде. Даһи математиклар тормышыннан сәхнәләштерелгән мизгелләр, викториналар, бу темага җырлар, шигырьләр - семинар программасына мондый чаралар күп керде. Ветеран укытучылар...

1нче шәһәр урта мәктәбе базасында үткән математика укытучылары семинары чын бәйрәмгә әверелде.
Семинарда бу фәнне укытуның яңа алымнары буенча фикер алышу булды. Чара ТРда игълан ителгән Математика елы кысаларында билгеләп үтелде. Даһи математиклар тормышыннан сәхнәләштерелгән мизгелләр, викториналар, бу темага җырлар, шигырьләр - семинар программасына мондый чаралар күп керде. Ветеран укытучылар турында да җылы хатирәләр яңартылды, ә бәйрәмгә кунак булып чакырылган Нина Ивановна Борюшкина белән Александра Николаевна Монахова укучыларга яхшы билгеләр генә алуларын теләделәр.
Семинарда мәктәп директоры Надежда Илдарханова призына игълан ителгән "Математика безнең арада" дигән иң яхшы проектка конкурс башланып китте. Җиде номинация буенча дүрт этапта үткәрелеп, анда 5-11 класс укучылары катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев