Яңа уку елы белән!
Берничә көннән мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын белдереп, кыңгырау чылтырар, җәй буе ял иткән балалар яңадан белем алырга керешәчәк. Барлык укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен бу зур вакыйга, шуңа күрә әлеге көннең календарьда Белем көне буларак билгеләнүе очраклы түгел. Күптәнге традиция буенча, барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, класс сәгатьләре, белем, тынычлык,...
Берничә көннән мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын белдереп, кыңгырау чылтырар, җәй буе ял иткән балалар яңадан белем алырга керешәчәк.
Барлык укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен бу зур вакыйга, шуңа күрә әлеге көннең календарьда Белем көне буларак билгеләнүе очраклы түгел. Күптәнге традиция буенча, барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, класс сәгатьләре, белем, тынычлык, иминлек, батырлык дәресләре үткәреләчәк. Быел районда беренче класска 188 бала укырга керергә җыена.
Бүген район педагоглары пленар утырыш эшендә катнашалар. Традицион август конференциясенең әлеге утырышында район педагоглары яңа эш планнары, конкрет бурычлар билгеләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев